Мәдәни чараларга гаять бай булган җәйнең иң колачлы проекты тиздән үз эшен башлый. «Яңарыш: эпосның заманча укылышы» дип аталучы фестиваль үз мәйданында төрле илләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштереп кенә калмыйча, Россиядә һәм аннан читтә төрле халык мәдәниятен таныту өчен җирлек булып тора.
Фестиваль кысаларында нинди чаралар каралган, тарихи Бөек Болгар каласы кемнәрне кабул итеп кунак итәргә әзерләнә? Болар һәм башка яңалыклар хакында тәфсилләбрәк сөйләү өчен студиягә «Татарстан мәдәният ресурс үзәгенең» директор урынбасары Эльвина Якупованы чакырдык.
11 июль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез.