Яңа 2023 елга да санаулы көннәр генә калып бара. Яңа уй-хыяллар, яңа өметләр белән Куян елына аяк басабыз.
Күңел ниндидер тылсымга ышана. Дөньялар тыныч булып, сугыш афәте күрергә язмасын дигән изге теләк һәрберебезнең күңел түрендә яши... Ышаныйк... Адәм баласын ышаныч яшәтә бит.
Тылсым димәктән. Милли кунакханәгә һәр тынлаучыбызны шәхсән котларга Кыш бабай үзе киләчәк. Кар кызын да чакырдык.
Әйдәгез сезнең белән бергәләп 28 декабрь 14.00 сәгатьтә Кыш бабайга язган хатларны бергәләп укыйк.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.