Татарстан Республикасы Рәисе каршында эшләп килүче Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен билгеләү комиссиясе мәртәбәле бүләккә быелгы номинантлар исемлеген тәкъдим итте.
Әлеге 10 кандидат арасында түбәдәгеләр бар:
театр өлкәсеннән «Əкият» курчак театрының «Əлфия» спектакле актерлар составы;
әдәбият өлкәсеннән Рафис Корбан, Борис Вайнер һәм Ләис Зөлкарнәй;
музыка өлкәсеннән Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова;
сынлы сәнгать өлкәсендә Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов;
фотографлар Рамил Гали һәм Евгений Канаев тандемы.
Билгеле булганча, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе әдәбият-сәнгать өлкәсендә милли мәдәниятне үстерүдә лаеклы өлеш керткән, һөнәри осталыклары белән аерылып торган шәхесләргә бирелә.
Лауреатлар традиция буенча 26 апрельдә – бөек шагыйрьнең туган көнендә игълан ителәчәк.