2022 елның 2 декабрендә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла. Бу - Г. Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма.
Габдулла Тукайның китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә. Анда шагыйрьнең «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян Песи», «Ак Бабай» һ. б. шигырьләре тәүге тапкыр басыла.
2022 елда Татарстан китап нәшриятында әлеге басма Татарстан Республикасы Милли музее фондларында, Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләренә нигезләнеп әзерләнгән. Китапның төзүчесе – Г. Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
Чарага керү ирекле.
Адрес: Казан, Г.Тукай ур., 74. Тел.: 590-86-67