2-10 декабрьдә Әтнәдә Сибгат Хәкимнең тууына 113 ел тулу уңаеннан «Сибгат чишмәсе» республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе узачак. Бәйге Сибгат Хәким тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигырь сөючеләр арасында үткәрелә.
Бәйгедә катнашучылар төркеме:
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә билгеләнә:
Яшь төркемнәре һәм категорияләре конкурс номинацияләрендә:
Катнашучыларның гариза тутырулары зарур. Әлеге гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тутырылган гаризаларны sibgat.chishmese@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Бәйгедә катнашу бушлай.
Бәйге 4 этапта үткәрелә:
I этап – беренче сайлап алу туры
Әлеге турда ерак һәм якын районнар катнашучылары чыгыш ясый (2 декабрь көнне сәг. 10.00 дә Күлле Киме авылы мәдәният йортында).
II этап – икенче сайлап алу туры
Әлеге турда Әтнә районы катнашучылары чыгыш ясый (5 декабрь көнне сәг. 10.00 дә Күлле Киме авылы мәдәният йортында).
III этап – өченче сайлап алу туры
Әлеге турда профессиональ артистлар чыгыш ясый (6 декабрь көнне сәг. 10.00 дә Күлле Киме авылы мәдәният йортында).
IV этап – финал һәм бүләкләү өлеше
Финал 2024 елның 10 декабре көнне Күлле Киме авылы Сибгат Хәким музеенда үткәрелә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 2-19-57, 89274021465 номерларына шалтыратырга мөмкин.