28 март көнне Әтнә театры республика журналистлары һәм блогерларга «И, Казан арты!» дип исемләнгән театраль турны тәкъдим итте.
Театраль тур иммерсив тамашаларга нигезләнгән. Ул Казан арты төбәгенең милли, мәдәни, рухи мирасын яңача формада тәкъдим итүне үз эченә ала.
Тиздән әлеге яңа башлангыч белән һәр кызыксынган кеше таныша алачак.