Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү булачак
Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү булачак

Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү булачак

18.01.2023
#Вакыйгалар

20 гыйнварда КәримТинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында танылган фольклорчы, галим, драматург Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китапны тәкъдим итү чарасы узачак. Кичә 10:00 сәгатьтә башлана. «Син сазыңны уйнадың» чарасы «Идегәй» татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышлана.

Күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, «Идегәй» дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китап «Җыен» фонды тарафыннан нәшер ителгән. Китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К.Тинчурин театры актерлары катнашачак. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән. Чараны К.Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, «Җыен» фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә оештыра.

Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү барышында әдипнең әсәрләреннән өзекләр уйналачак, аның шигырьләре һәм җырлары яңгыраячак. Чарада Казан театр училищесы студентлары, халыкара конкурслар лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова чыгыш ясаячак. Бәйрәмне Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова алып бара. Чара барышында театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышын да ишетеп булачак. 

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов тарафыннан куелган «Идегәй» спектакле премьерасы 26-27 гыйнварда узачак. Туфан Имаметдинов «Идегәйне» сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

«Идегәй» спектакле премьерасы уңаеннан Тинчурин театры музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова дастанга һәм «Идегәй» әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә, аның К.Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә әзерли.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

«Регионнарның мәдәни коды» күргәзмәсе…
12.09.2025
Казанда «Тормыш стиле - Мәдәни код» IV Этно-Fashion фестивале гөрләде
Казанда «Тормыш стиле - Мәдәни код» IV Этно-Fashion фестивале гөрләде
11.09.2025
«Милли кунакханә»дә - «Әллүки» курайчылар студиясе җитәкчесе Ләйсән Гареева
«Милли кунакханә»дә - «Әллүки» курайчылар студиясе җитәкчесе Ләйсән Гареева…
11.09.2025
«Уен фест. Аҗаган» V төбәкара фестиваль-конкурсының Гран-при бүләген Теләче районының «Чулпан» командасы алды
«Уен фест. Аҗаган» V төбәкара фестиваль-конкурсының Гран-при бүләген Теләче районының «Чулпан» командасы алды
11.09.2025
Гүзәл Әдһәм белән очрашуны күрми калмагыз
Гүзәл Әдһәм белән очрашуны күрми калмагыз
09.09.2025
«Милли кунакханә» студиясендә үзенең фикерләре белән эшмәкәр, остаз Райнур Газизов уртаклаша
«Милли кунакханә» студиясендә үзенең фикерләре белән эшмәкәр, остаз Райнур Газизов уртаклаша
28.08.2025
«Тургаем» ансамбле җитәкчесе Фаргаф Хәертдинов белән очрашуга чакырабыз
«Тургаем» ансамбле җитәкчесе Фаргаф Хәертдинов белән очрашуга чакырабыз
28.08.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.