Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр – яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигъри юлларын юкка гына искә алмадык. Чөнки 27 март – Халыкара театр көне.
«Милли кунакханә»нең мәртәбәле кунагы да театрга баш-аягы белән гашыйк, һәр сулышын театр, артист, спектакль дип алучы шәхес – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Кариев исемендәге Казан дәуләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.
Аның белән әңгәмәне 27 март 15.00 сәгатьтә күрми калмагыз. Бик кызыклы әңгәмә булачак.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.