2024 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының балалар сәнгать мәктәпләренең, училищеларының һәм югары уку йортларының музыка сәнгате өлкәсендәге иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсына йомгаклар ясалды.
500 мең сумлык премиягә лаек дип табылучылар исемлеге:
Беляева Гөлсинә Харис кызы - 5 нче номерлы Казан сәнгать мәктәбе,
Ганиева Эльвира Мәлис кызы - М.Мозаффаров ис. балалар музыка мәктәбе,
Гәрәева Илмира Рәсүл кызы - Казан шәһәренең Мәскәү районы И.Шакиров исемендәге 32 нче Татар балалар мәктәбе,
Гарапшина Эльмира Фавис кызы - А.Ключарев исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе,
Еникеева Элина Фәрид кызы - Казан шәһәре Мәскәү районының И.Шакиров исемендәге 32 нче Татар балалар мәктәбе,
Марина Татьяна Александровна - Казан шәһәренең Совет районындагы 4 нче балалар музыка мәктәбе,
Настаушев Александр Михайлович - Казан шәһәренең Киров районындагы 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе,
Трошина Валентина Васильевна - Р.Яхин исемендәге 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе,
Төхвәтуллина Эльвира Әхәт кызы - Казан шәһәренең Киров районындагы 13 нче мәктәбе.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез!