Билгеле булганча, шушы көннәрдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестиваленә старт бирелде. Республиканың һәр төбәгенә үз ягын тәкъдим итеп, барча осталыгын күрсәтү өчен бик уңай мөмкинлек бу.
Әлеге чарага бәйләп, без «Милли кунакханәгә» конкурсның жюри әгъзаларын чакырырга булдык. Шактый саллы хөкемдарлар төркеменнән - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова һәм Татарстанның, Россиянең атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, Республиканың муниципаль берәмлекләр ассоциациясе рәисе киңәшчесе Алмас Назыйров белән әңгәмә бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булачак.
7 апрель 14.00 сәгатьтә кунакханәбезгә рәхим итегез.