Сезгә шатлыклы хәбәребез бар – ноябрь аеннан башлап март ахырына кадәр Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» дип аталган республика конкурсы узачак.
Сез кабат республиканың һәр төбәгенең милли гореф-гадәтләре, шул җирлеккә хас йолалары белән таныша алачаксыз. Игътибарыгызга төрле күргәзмәләр, туристлык маршрутлары, креатив индустрия продюсерлары клубы утырышлары тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә, якташлар белән очрашу, үзешчән артистлар чыгышы да күңелегезгә хуш килер, дип уйлыйбыз.
Әлеге эстафетаны Түбән Кама районы башлый. 4 ноябрь көнне Уникаль осталык үзәгенә – ЦУМга рәхим итегез!
Барысы турында тәфсилләп сөйләргә без студиягә әлеге чараның режиссеры Зәринә Мөхетдинованы чакырдык. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.