Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Татарстанда Казахстанның Абай өлкәсе мәдәният көннәре уза
Татарстанда Казахстанның Абай өлкәсе мәдәният көннәре уза

Татарстанда Казахстанның Абай өлкәсе мәдәният көннәре уза

07.11.2024
#Вакыйгалар

7-9 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында Казахстан Республикасы Абай өлкәсенең мәдәният көннәре узачак. Әлеге чара кысаларында Казанда күпсанлы кызыклы чаралар оештырыла.

Бу көннәрдә Казан Кремлендә Казахстанның Абай дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы фондларыннан җыелган экспонатлар күргәзмәсе эшлиячәк. Анда Абай өлкәсеннән чыккан танылган шәхесләр Абай Көнәнбайлы, Шакарим Ходайбердыулы, Мухтар Ауэзов һәм башкаларның шәхси әйберләре, кулъязмалары, китаплары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 7 ноябрь көндезге сәгать 12дә ачыла.

7-9 ноябрьдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Семей шәһәре Абай исемендәге өлкә универсаль китапханәсе «Китап шедеврлары – кыйммәтле мирас» дип аталган экспозицион күргәзмәне тәкъдим итәчәк. Анда Абай исемендәге китапханәнең сирәк фондыннан китаплар белән танышу мөмкинлеге тудырылачак. Экспозиция ике бүлектән торачак: «Гасырлар авазы белән яңгыраган рухи мирас» һәм «Казанда басылып чыккан китап раритетлары».

Китап экспозициясе белән танышу Семей шәһәре тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары һәм Алаш хәрәкәте тарихы белән башланып китәчәк. Барлык мәгълүмат визуаль форматта слайдлар ярдәмендә тәкъдим ителәчәк.

Казахстан Республикасы Абай өлкәсенең мәдәният көннәре кысаларында 9 ноябрьдә Казанның С. Саид-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда Абай өлкәсе хакимияте эстрада-симфоник оркестрының концерт программасы да узачак. Оркестрның дирижеры – «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе Кенжегүл Акшекина.

Чараның максаты – Казахстан белән Татарстан арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, казах халкының мәдәниятен, сәнгатен һәм традицияләрен таныту. Концертта казах һәм татар музыкасы яңгыраячак. Программа казах, рус һәм татар телләрендә алып барылачак, бу төрле мәдәниятләр арасындагы бәйләнешләрне көчәйтүгә ярдәм итәчәк, ди оештыручылар.

Әлеге тамашада казах һәм татар халык җырларын, шулай ук танылган эстрада әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Чара музыкаль мирасны саклап калу һәм популярлаштыру максатын куя.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Габдулла Тукай әдәби музее «Милли моңнар»…
16.03.2026
«Милли кунакханә»дә Рәисә ханым Камалетдинова белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Рәисә ханым Камалетдинова белән сөйләшәбез
12.03.2026
Бездә кунакта - гармунчы, үзешчән сәнгатьткәр Нурдания Низамова
Бездә кунакта - гармунчы, үзешчән сәнгатьткәр Нурдания Низамова
10.03.2026
Режиссер Александр Далматов белән очрашуга чакырабыз
Режиссер Александр Далматов белән очрашуга чакырабыз
05.03.2026
Бездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов
Бездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов
02.03.2026
Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара
Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара
27.02.2026
Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
26.02.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.