Бу көннәрдә Буада «Буа-Апас-Тәтеш – мәдән дуга» дигән театраль фестиваль үтә. Әлеге мәдәни чара Буа халык театры башлангычы белән оештырылган. Проект республиканың өч төбәген - Апас, Буа, Тәтеш районнарын колачлый.
Фестиваль кысаларында төрле шәһәрләрдән килгән театрларның спектакльләре белән генә танышу түгел, ә эшлекле сөйләшүләр, осталык дәресләре, тәҗрибә уртаклашу, күренекле шәхесләр, сәнгать осталары белән очрашулар да каралган.
Проектның максаты – Идел аръягында яшәүче халыкларның мәдәни киңлеген арттыру, төрле халыкларның мәдәниятен барлау, өйрәнү, милли мәдәниятләрне берләштерү.
Фестивальдә Воркута драма театры, Кинешма драма театры, Әлмәт урам театры, Мичуринск драма театры, Россия Армиясенең Үзәк академия театры, Санкт-Петербургның Яшь тамашачы театры, Тольяттиның курчак театры, Чаллының курчак театры, Казанның Г.Кариев ис. Яшь тамашачы театры катнаша. Шулай ук чарага Казахстанның Күкшетау шәһәреннән Акмулла өлкә рус драма театры, Иранның Shaden Theater Group һәм Oynar Theater Group труппалары килгән.
Фестивальнең жюри составы да шактый саллы. Монда Нияз Игламов, Александр Вислов, Жанна Зарецкая, Екатерина Морозова¸ Глеб Ситковский, Андрей Пронин, Владимир Спешков, Ирина Кузьмина, Павел Рудневны күреп була.