28 июль көнне Владимир шәһәрендә татар халкының борыңгы, күркәм халык бәйрәме – Сабан туе узды.
Бәйрәмдә Әтнә район Мәдәният йорты узешчәннәре Сабантуй күренешләрен һәм бәйрәм концертын күрсәтте. Казанның халык һөнәрчелеге осталары үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Шулай ук алар бәйрәмгә җыелган кунаклар өчен осталык дәресләре үткәрде.
Бәйрәмне ачу тантанасында «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге» хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина Владимир шәһәре Сабан туена җыелучыларны Татарстан вәкилләре исеменнән милли бәйрәмебез белән котлады һәм әлеге төбәктә халкыбызның борыңгы гореф-гадәтләрен саклап калу өчен олы рәхмәтләрен белдерде.