Ниһаять, «Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.
4 апрель көнне«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Гала-концертта бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.
Бәйгегә барлыгы 3 000 гариза тапшырылган иде. Чыгышлар өч номинациядә бәяләнде: проза, шигърият, махсус номинация.
Конкурста балалар, яшүсмерләр, автор-җырчылар, иҗат гаиләләре һәм профессионаллар катнашты. Аларның 37се җиңүче дип танылды.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов котлады.