Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа онлайн остаханә тәкъдим итә. Алар ярдәмендә татар этнографик биюләрен өйрәнеп булачак. Биюләрне теләгән һәркем ансамбльнең социаль челтәрләрендәге сәхифәсеннән кереп өйрәнә ала.
«Биюләрне халык өйрәнсен өчен остаханә эшләдек. Нинди хәрәкәтләр бар - барысы да видеоязмада аңлатыла. Язмалар You Tube, TikTok һ.б. сәхифәләребезгә 1 декабрьдә урнаштырылачак, диск буларак та чыга», - дип китерә «Татар-информ» агентлыгы ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләрен. Остаханәне дәүләт гранты хисабына эшләгәннәр. Алар татар һәм рус телендә ясала.
«Авылларда концерт куеп йөргәндә балаларга бушлай остаханәләр уздырдык. Барлыгы сигез мастер-класс эшләдек. Барысы да сусап карап утыра. Без бөтенебез дә авылдан чыккан кешеләр. Шул балалар кайчан да булса безнең ансамбльгә килсә, мин бик бәхетле булыр идем», - ди Хәмитов.
Биюләрне Татарстанның халык артисты, баш балетмейстер Раилә Гарипова, халык артисты Равил Габдрахманов, балетмейстерлар Ләйсән Хәмитова, Айрат Хәмитов күрсәтә.