«Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышында – иҗади гаилә, танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан һәм Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан.
Әлеге очрашуның искиткеч мәгънәле мизгелләрен сезнең белән Татфолк аккаунтында уртаклашырбыз.
Гөлүсә ханымның шигърияте ихлас та, серле дә... Ә аның тәрбияви көчен менә бу шигъри юллар исбатлый:
Җирдә яшәү рәхәт, әгәр тойсаң
Бик күпләрнең «рәхмәт» дигән сүзен.
Җирдә яшәү рәхәт, шундый рәхәт,
Әйбәт кеше булсаң әгәр үзең.
Нечкә күңелле шагыйрәнең ир-терәге моңлы итеп җыр да сузса... Ярату шулдыр ул, мөгаен...
29 ноябрь 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.