Ноябрь ахырында Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум ачылды. Аның кысаларында «Россия чыршылары» проекты да тормышка ашырыла. Анда илнең 89 төбәге тарафыннан бизәлгән чыршыны күрергә мөмкин. Шунысы кызык, барлык чыршылар да халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән бизәлгән.
23 ноябрь көнне биредә «Татарстан чыршысын» тәкъдим иттеләр. Чарада Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова, шулай ук «Татарстанның мәдәни ресурс үзәге хезмәткәрләре»: директор урынбасары Эльвина Якупова, Ренат Әхмәтханов, Нияз Кәримуллин катнаштылар.
«Татарстан чыршысын» бизәүдә республиканың халык һөнәрчелеге осталары катнашты. Алар арасында «Ишморат» студиясе, «ПФК «Презент» ҖЧҖ, Шакирова Г.Г., Крыжановский С.В., Бурмистров И.А., Нуретдинова А.С., Хәкимуллина Л.А. һәм башка һөнәрчеләр бар иде.
Республика осталары ясаган эшләнмәләр арасында лаләле керамик тәрилкәләр, татар бизәкле һәм республика флагы төсләрендәге чыршы уенчыклары бар. Зәркәнчелек һөнәре дә онытылмаган – республика чырышысын татар чулпылары бизи. Аларны Н.Фешин ис. Казан сәнгать училищесы дизайнерлары ясады.