«Милли кунакханә»нең 18 февраль 14.00 сәгатьтә узачак чыгарылышы бик хикмәтле булырга охшап тора. Түребездә – «Казан халык һөнәрчелеге техникумы» директоры, педагогика фәннәре кандидаты Раушания Сәүбәнова. Милләтнең йөзен билгеләуче һөнәрчелекне саклап калу, буыннан-буыннарга аның төрле юнәлешләрен җиткерүдә армый-талмый янып яшәүче ханым шәкертләренең уңышлары белән генә уртаклашып калмас. Күңеле дәрьяга сыймас Раушания Сәүбәнованың моңлы жырлар башкаруын, әле генә каләм очыннан төшкән шигырьләрен тыңлау мөмкинлеге дә булачак.
18 февраль 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәнең» чираттагы чыгарылышына рәхим итегез!