Чувашстанда I Бөтенроссия балалар Фольклориадасы уза. Чараның тантаналы ачылышы Чабаксар шәһәренең Кызыл мәйданында 24 июнь көнне үтте.
Фольклориадада Татарстан вәкиле дә катнаша. Җырчы Миләүшә Закирова республиканы Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Әллүки» җыры белән тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, I Бөтенроссия балалар Фольклориадасы Чувашстанда 23 июньнән 27 июньгә кадәр уза. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылды.
Фестивальгә илнең 76 төбәгеннән 1100 фольклор, хореография, җыр коллективлары җыелган.