Ямьле җәйнең соңгы аена аяк бастык. Вакыт дигәнең гел алга бара. Айларны - еллар, елларны - дәвер алыштыра. Кешелекнең максаты - һәрбер чорны матур, хәтердә калырлык итеп үткәрү. Быелгы ел да истәлекле вакыйгаларга бик бай.
Республикада «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» киң колачлы әзерлек белән уза. Россия күләмендә игълан ителгән «Остазлар һәм мөгаллимнәр елы» да бик җылы кабул ителде.
Моңа бәйле рәвештә без студиягә Балык Бистәсенең абруйлы мөгаллиме, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбировны һәм Татнетны үстерү фонды директоры, «Белем радиосы» җитәкчесе, «Миллион татар» журналы редакторы Раил Гатауллины чакырдык.
Милләт өчен иң кадерле төшенчәләр - милли мәгариф һәм милли мәдәният турында бергәләп сөйләшербез.
1 август 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» Tatfolk - Татфолк аккаунтына рәхим итегез.