«Милли кунакханә»нең чираттагы чыгарылышын «Бирегез мәйдан, Әтнәләр килә» дигән шигарь белән башлыйсы килә.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивалендә ярыш-тамашалар кызганнан-кыза бара. Дүшәмбедән алтын урталыкны узып, 43 төбәкнең калган 22се көч сынаша башлаячак.
19 сентябрь көнне тамашачы Галиәскар Камал театры бинасында Әтнә һәвәскәрләре өчен җан атачак. Моңа бәйле рәвештә без студиягә Әтнә муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллинаны чакырдык.
15 сентябрь 10.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.