Табигатьтә - яз, күңелдә - яз... Димәк студиягә Галиҗанәп Мәхәббәтне чакырсак та була.
Бу юлы без ике яшь йөрәккә күпер салырдай җырчыда тукталдык. Сәбәбе дә бар, әле ниндие генә... Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усманов матур юбилеена, 55 яше тулган көнгә әзерләнә. Ә без аны беренчеләрдән котларга булдык.
14 март 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханәгә» рәхим итегез! Котлауларга сез дә кушыла аласыз.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.