«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә.
Бардым кичә...
Никитин циркына булмаса да...
циркка.
Нәкъ Казан уртасында
Милли җанлы тамаша.
Күрдем Караәхмәтне, Габдуллаҗанны,
сарык, кәҗә
Һәм башкасын...
Акбай да булды, пар атлары,
Һаваларга омтылды су анасы...
Бишектә бәвелде татар баласы...
И сагынды туган телен.
Ишеттем безнеңчә моңлы көй...
Әлли-бәлли, әллүки.
Әйе, әйе, ялгышмадыгыз. Бездә кунакта – тамашачы күңеленә өр-яңа сулыш өргән «Печән базары» цирк тамашасына мөнәсәбәтле кунаклар – Казан дәүләт циркы баш администраторы Илназ Хәйбуллин һәм Камал театры актеры Артур Шәйдуллин.
3 май 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Бездә күңелле булачак.