Табигатькә күз салыгыз әле. Көз галиҗанәпләре ныклы адымнар белән үз тәхетенә килә.
Төрле төсләргә бай бу фасылны кемнәр генә яратмый икән? Әмма әлеге муллык чоры бакчачылар өчен аеруча кадерле. Үз хезмәтеңнең уңышы күңелнең күренмәгән җепләрен иркәләп тора бит ул.
Бакчадагы һәр үсемлек, җиләк-җимешнең телен аңлап сөйләшә белүчеләрнең берсен без студиягә чакырдык. Казан шәһәрендә яшәүче бакчачы, блогер Рәмзия Әхмадуллина бакча үстерү серләре белән бик теләп уртаклашырга булды.
«Милли кунакханә»нең 6 сентябрь, 11.00 сәгатьтәге чыгарылышы бик файдалы һәм бик зәвыклы булачак. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.