«Милли кунакханә»бездәге чираттагы тапшыруда тылсым бар. Чөнки һәрберебезгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребез көне якынлаша. Аларга булган чиксез хөрмәт күңел түрендә гомер буе йөрсә дә, ноябрьнең 24е – яратуыбызны, сагынуыбызны тагын бер кат белдерү өчен менә дигән мөмкинлек бит.
Студиябез кунаклары – татар жыр сәнгатендә үз исемнәрен алтын хәрефләр белән язган сәнгатькарьләр – виртоуз баянчы, музыкант Рәзил Камалов һәм танылган җырчы Рәфинә Ганиуллина. Күпбалалы гаиләдә тәрбияләнеп, үзләре дә 3 егет үстерүче гаиләнең Әни хакы, Әни кадере турында сүзләре бихисап.
22 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә Татфолк аккаунтын карарга онытмагыз.