![«Милли кунакханә»дә - Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Айгөл Сафиуллина](/sites/default/files/styles/news_top/public/news/1/1980426058.jpg?itok=4U3iM4FW)
15 февраль каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Милләтнең асыл егете үлемсез шигырьләре, тиңдәшсез батырлыгы белән һәр татар кешесенә кадерле. Һәм бу хиссият еллар тузанында югала алмый, чөнки хәтер сагында торучы шагыйрьнен тормышына бәйле истәлекләр бар.
Муса Җәлилнең туган көне хөрмәттеннән «Милли кунакханә»гә без шагыйрьнең Казандагы музей-фатиры мөдире Айгөл Илдар кызы Сафиуллинаны чакырдык.
Әлеге кызыклы әңгәмәне 13 февраль, 11.00 сәгатьтә карый аласыз. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.