«Милли кунакханәдә» очрашулар дәвам итә.
Билгеле булганча, узып баручы ел Россиядә «Гаилә елы» буларак билгеләп үтелә. Студиягә дә без әлеге уңайдан мәдәният өлкәсендә гаиләләре белән хезмәт куючы парларны чакырырга тырышабыз.
Киләсе кунакларыбыз да шундыйлардан. Без Тукай районы Яңа Бүләк авыл Мәдәният йорты директоры Дилбәр Булат кызы һәм әлеге Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәзир Фәнир улы Гимазетдиновларны чакырдык.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.