«Милли кунакханә»дә без сезне «Хәзинә» хуҗасы белән очраштырырга булдык. Балтач район үзәгендә нәкъ шул исемдәге китап кибетенең хуҗабикәсе Гөлнур Гыйззатуллина, татар китабының бүгенге вазгыятьтәге яшәеше, укучылары, проблемалары, уңышлары турында сөйләр.
Туган телен ихлас яратучы ханым белән әңгәмә 12 апрель, 11.00 сәгатьтә булачак. «Милли кунакханә»гә рәхим итегез.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.