Табигатьтә гаҗәеп кыш патшалык итә! Кары, бураны, салкыннары белән кадерле безгә бу ел фасылы. Ә җанны, тәнне җылытучы чара ул, әлбәттә – шагыйрьле шигъри кичә… Килешәсезме?
Сагындырган!
Сагындырган икән ап-ак карлар,
Сагындырган икән ап-ак кыш!
Көлә-көлә кар бөртеге саныйм –
Әллә өнем инде, әллә төш?
Сагындырган икән кар көртләре
Дөнья мәшәкатен күмәрлек...
Югаласы килә ак буранда –
Сагындырган ихлас юләрлек!
Сагындырган икән салкыннар да!
Өшетерлек битем очларын.
Кышкы челләләрдән саклап калыр
Сагындырган җылы учларың.
Сагындырган бәскә чумган дөнья,
Бу карлардан күзләр камаша!
Ак кышларда ак өметләр диеп,
Сагынудан йөрәк алдаша...
«Милли кунакханә»дә татар шигъриятендә үз урынын табып, укучы хөрмәтен күптән казанган шагыйрә, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрының директор урынбасары Гөлүсә Батталова.
15 февраль 11.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.