«Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты кысаларындагы эстафетаны 20 сентябрьдә Чистай муниципаль районы кабул итә.
Бу очрашулар башкала тамашачысына бик кирәк, минемчә. Чөнки һәр төбәкнең тарихы, аның кабатланмас шәхесләре белән кабаттан танышу өчен менә дигән мөмкинлек бит бу.
Чистайга килгәндә, элек-электән сәүдәгәрләр шәһәре булып саналган калада дөньяга танылган язучы-шагыйрьләр Б.Пастернак, А.Фадеев, А.Твардовский, А.Ахматовалар яшәп иҗат итүе дә ни тора. Милләтебезнең йөзек кашы, язучы Гаяз Исхакыйның да туган бишеге бит ул Чистай төбәге.
Казан халкына нинди күчтәнәчләр белән киләләр, нинди мәдәни очрашулар көтелүе хакында сөйләр өчен без студиягә Чистай мәдәният йортының иҗат буенча белгече, һәвәскәр артист Гөлнәзирә Сафиуллинаны чакырдык.
19 сентябрь 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.