Табигатьтәге узгәрешләр сезгә дә тәэсир итми калмыйдыр. Ә Яз һәм Хатын-кыз сүзләре аваздаш бит инде ул.
«Милли кунакханә»гә чакырылган ханым да күңел матурлыгын башкалар белән бүлешеп, дөньяны гүзәллеккә күмеп яшәүчеләрнең берсе. Татар кызына хас иң асыл сыйфатларны үзенә туплаган Әминә Зөфәр кызы Мингазиева - кул эшләре, шигырь, язмалары белән үзе яшәгән Апас төбәгенә генә түгел, ә бәлки республика китап сөючеләренә дә яхшы таныш.
Аның белән әңгәмәне Tatfolk аккаунтында 20 март көнне 11.00 сәгатьтә тыңлый аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!