«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Билгеле булганча, Россиядә 2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителде һәм без, үз чиратыбызда, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы иҗади гаиләләрне кунакка чакырып, алар белән таныштыруыбызны ел традициясенә керттек.
Кунакларыбыз – Апас төбәгенең Олы Бакырчы авыл Мәдәният йортыннан ирле-хатынлы Ландыш һәм Әлфәт Моталлаповлар. Аларның бу өлкәдә «кайсы – баш, кайсы – муен» икәнен бергәләп ачыкларбыз.
9 апрель 11.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.