«Милли кунакханә»гә республиканың «Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты кысаларында чыгыш ясаучы һәр төбәкнең вәкиле кунакка килә.
Чираттагы кунагыбыз - мәшһүр Алабуга каласыннан, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Дамир улы Курамшин.
26 сентябрь 11.30 минутта «Милли кунакханә»дәге безнең әңгәмәгә сез дә кушыла аласыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.