Әлкием, әллием, бәллием,
Син мине таң белән уяттың.
Язмышым бу җирдә башланды,
Син мине дөньяга озаттың…
Мәшһүр шагыйрь Нәби Дәүлинең әлеге шигъри юллары башкалабызда һәм туган якларыннан читтә яшәүче әлкилеләр өчен иң кадерле тәкъбирдер.
Казан «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестиваленең чираттагы төбәген кабул итәргә әзерләнә. Мәйданга көч сынашырга Әлки төбәге чыга. Башкала тамашачысына нинди җырлы-биюле күчтәнәчләр, һөнәрчелек, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк? Шулар хакында сөйләшү өчен студиягә Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинаны чакырдык.
«Милли кунакханә»нең 7 сентябрь 11.00 сәгатьтәге чыгарылышын карарга онытмагыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.