Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Кылачы авылында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләде
Кылачы авылында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләде

Кылачы авылында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләде

23.08.2024
#Вакыйгалар

22 август көнне Татарстанның Арча муниципаль районы Кылачы авылында «Арча читекләре» районкүләм этно-фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен, халык иҗатының һәм декоратив-гамәли сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, үзенчәлеген үстерү, онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы иҗат коллективларына тәҗрибә туплау, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме – читекне популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Әлеге фестивальнең нәкь менә Кылачы авылында узуы юкка түгел. Кылачы – Арча милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык.

1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар. Монда алар читекләр тегү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр дә, авылга кайталар. Башка егетләрне дә шунда эшкә урнаштырырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Кылачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли.

Аннары Кылачының үзендә дә күн аяк киеме эшләүче берләшмә оеша. Ул 1973 елга кадәр эшләп килә.

Бүгенге көндә авылда кеше күп яшәми. Шуңа да карамастан, Кылачыда үзләренең татар халкының милли аяк киеме – читек-чүәкләр ясаучы авыл икәнен онытмыйлар. Биредә авыл тарихына багышланган музей булдырылган. Анда танылган Кылачы читекләре дә урын алган. Быел менә читекләргә багышланган бәйрәм дә оештырырга булганнар. 

«Арча читекләре» районкүләм этно-фестивале кысаларында Казан җөенә өйрәтү буенча осталык дәресләре, махсус күргәзмәләр, район үзешчәннәре катнашында зур фольклор концерт оештырылган иде.

Кылачыда башлангыч алган этно-фестиваль дәвамлы булыр, дип ышана аны оештыручылар.

  • Бәйрәмдә бүләкләр дә тапшырылды
  • Арча районы үзешчәннәре чыгышы
  • Осталык дәресен алып баручы
  • Осталык дәресендә
  • Кылачы музее экспонатлары
  • Кылачы музеендагы фото
  • Кылачы чүәкләре
  • Кылачы читекләре
  • Арча районы үзешчәннәре чыгышы
  • Арча районы үзешчәннәре чыгышы

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - Киров өлкәсенең «Кояш»…
21.10.2025
«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!
«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!
20.10.2025
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актерлары Фәнис Калимуллин һәм Ләйсән Большова белән очрашуга чакырабыз
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актерлары Фәни…
13.10.2025
Әлфия Афзалова иҗатын үстерү һәм саклау фонды президенты Зөлфия Афзалова-Нигъмәтҗанова белән сөйләшәбез
Әлфия Афзалова иҗатын үстерү һәм саклау фонды президенты Зөлфия Афзалова-Нигъмәтҗанова белән сөйләшәбез
13.10.2025
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
09.10.2025
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
09.10.2025
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
06.10.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.