28 декабрь көнне Кукмара районы Күкшел һәм Поршур авылларында капиталь төзекләндерелгән Мәдәният йортлары ачылды. Ачылу тантаналарында район башлыгы Сергей Димитриев, «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләр саклау үзәге» җитәкчесе Алсу Мифтахова һәм башкалар катнашты.
Күкшел авылындагы Мәдәният йорты – «Мәдәният» илкүләм проекты, ә Поршур авылындагы клуб «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзекләндерелгән.
«Федераль һәм республика программалары ярдәмендә районда күп эш башкарыла. Әлеге төзекләндерелгән клублар Яңа ел алдыннан чын мәгънәсендә зур бүләк. Мәдәният йортлары буш тормас дип ышанам. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим», – дип сөйләде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.
Мәдәният йорты – авылда тормышны саклаучы учак, дип саный «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләр саклау үзәге» җитәкчесе Алсу Мифтахова. «Әлеге учак сүнмәсен, һаман дөрләп янып торсын. Яңартылган биналарда җыр-бию белән шөгыльләнү, иҗади яктан үсү өчен барлык шартлар да тудырылган», – диде ул һәм авыл халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Кунаклар Югары Чура авылы клубында да булды. Әлеге клуб «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча яңартылган.