Тормыш бер урында гына таптанмый, вакыт тәгәрмәче гел алга бара. Кыйммәтләр дә үзгәргән мобиль заманда, кешелек мәңге табынган галиҗанәп КИТАПның хәле ничек икән?
Китапханәләр ни хәлдә яшәп ята, кешеләр китап укыймы - бу һәм башка бик күп сорауларга җавапны без Арча районы Курса Почмак авылы китапханәчесе Вәсилә Илгиз кызы Мотыйгуллина белән әңгәмәдән белербез.
15 ел гомерен китап дөньясы белән бәйләгән мәдәният хезмәткәренең уртаклашыр фикерләре бихисап күп.
3 ноябрь 14.00 сәгатьтә «Милли китапханәгә» рәхим итегез! Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.