Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казанда «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» эшли
Казанда «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» эшли

Казанда «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» эшли

02.11.2022
#Вакыйгалар

1-6 ноябрь көннәрендә «Калеб» яшьләр җыены кысаларында педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы уза. Проект Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында үтә.

1 ноябрь көнне әлеге остаханә кысаларында татар биюенә багышланган конференция узды. Аның эшендә «Татар мәдәни ресурс үзәге» ДБУның Тикшеренүләр һәм традицион мәдәниятне саклау бүлеге мөдире Рәмзия Гәйфетдинова катнашты.

2021 елның 15 апрелендә Кариев театры «Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә» темасына түгәрәк өстәл оештырган иде. Әлеге сөйләшүдән соң татар биюенә битараф булмаган яшьләр бу юнәлештә тагын да  активрак эшли башлады. «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «Дәрман» бию студиясе оешты, «ӘйдәБас» проекты барлыкка килде.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» – Россиянең 6 төбәгеннән   килгән экспертларның татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча остаханәләрендә катнашу һәм үз коллективың белән проектның май аенда Г.Кариев театрында узачак йомгаклау концертында чыгыш ясау мөмкинлеге.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

Сәидә Миңнебаева, проектның җитәкчесе: «Педагогларны һәм хореографларны туплаган берләшмә булдырасы килә. Безнең өчен ул үзара тәҗрибә белән уртаклашу, камилләшү, килеп туган проблемаларны хәл итү урыны булыр иде. Минем өчен «ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу ул. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим.» 

Алсу Мәгъсумҗанова, проектның остазы: «Кызганыч, бүгенге көндә татар биюенең төбәк үзенчәлекләрен чагылдырган уку-укыту материаллары бик аз. Педагогларның һәм хореографларның игътибарын шуңа юнәлтеп, әлеге үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм аларның нигезендә яңалыкка омтылырга этәрәсе килә. Миллилекне сакласак, җирдә ышанычлырак басып торачагыбызга ышанам.

«ӘйдәБас» проекты – татар биюен камилләштерүнең беренче адымы, аны өйрәнү методикасын һәм программасын булдыру. Кем белә, бәлки без кемнәрне дә булса  татар биюе юнәлешен тирәнтен өйрәнергә һәм фәнни хезмәтләр язарга илһамландырырбыз».

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» проекты «ТАВРИДА.АРТ» Арт-кластеры «Таврида» фестивале кысаларында физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында хупланды.

  • Конференциядә катнашучылар

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - фермер Наилә Әхмәдиева
23.11.2023
«Татарстанның чигелгән картасы» турында сәнгать белгече Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева белән сөйләшәбез
«Татарстанның чигелгән картасы» турында сәнгать белгеч…
13.11.2023
Тукай музее курчак театрына чакыра
Тукай музее курчак театрына чакыра
10.11.2023
«Иделкәем & Кариев варислары» бәйгесенең  II туры нәтиҗәләре
«Иделкәем & Кариев варислары» бәйгесенең II туры нәтиҗәләре
09.11.2023
Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев белән очрашуга чакырабыз
Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев белән очрашуга чакырабыз
08.11.2023
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде
04.11.2023
«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестивале хакында Геннадий Макаров һәм Юлай Миңнуллин белән фикер алышабыз
«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестивале хакында Геннадий Макаров һәм Юлай Миңнуллин белән фикер алышабыз
31.10.2023

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.