Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән Сабан туе бәйрәмен оештыручылар җыелды. 11-13 май көннәрендә узучы семинар-практикумны «Татар мәдәни ресурс үзәге» ДБУ белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә Татарстанның Мәдәният министрлыгы оештырды. Семинар Тукай әдәби музеенда уза.
«Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм үткәрүнең методикасы һәм технологиясе» дип исемләнгән семинарга килүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде. Чарада катнашучылар биредә алган тәҗрибәне җитәкчеләр белән дә уртаклашсын иде, дигән теләк белдерде ул.
«Семинарга Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр килде. Сер түгел, ел саен федераль Сабантуйны һәм Бөтенроссия Сабан туен уздыруда ажиотаж була. Эчтәлекле һәм кызыклы дәресләрдә сораулар бирергә оялмагыз. Һәр мәгълүматны үзегезгә теркәп барыгыз, төбәкләргә кайтып, шушы тәҗрибәне җитәкчеләрегезгә җиткерсәгез иде. Иң мөһиме – тәҗрибә белән уртаклаша белү», - диде Илгиз Халиков.
Чараның беренче көнендә семинарда катнашучыларга халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры, iPro.Show компаниясе җитәкчесе Азат Галәмшин сабантуйны оештырудагы авырлыклар турында сөйләде. Ул шулай ук күпсанлы сорауларга да җавап бирде. Аннары Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Габдулла Тукай иҗатында Сабантуй чагылышы турында сөйләде.
13 май көнне исә практикумда катнашучылар Түбән Камага барачак. Анда Сабан туеның музыкаль бизәлеше, мили бәйрәмебезне оештыруның төп юнәлешләре турында лекцияләр укылачак. Шулай ук чарада катнашучыларны төрле мастер-класслар да көтә. Семинарның ябылу чарасы да Түбән Камада узачак.