Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Казанда «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале бара
Казанда «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале бара

Казанда «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале бара

08.06.2023
#Вакыйгалар

Казанда «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале ачылды. Быел ул инде уналтынчы мәртәбә уза. Фестиваль 5-11 июнь көннәрендә үтәчәк.

«Нәүрүз» - беренче чиратта, артистларның бер-берсе белән, тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр белән аралашуы ул. Бу Казан халкы өчен дә, башкалабызга килгән меңләгән туристлар өчен дә илебез халыклары һәм төбәкләр мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге. Мәдәният - ул Россия төбәкләрен, шулай ук күршеләребез - БДБ илләре белән ике араны бәйләп торучы мөһим чылбыр», - дип саный Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин

Быел фестивальнең юбилей елы. «Нәүрүз»гә нәкъ 25 ел элек Казанда, Татарстанда нигез салынды. Фестиваль ел саен нинди дә булса халыклар мәдәниятенә, аерым республикага багышлана. Бу юлы «Нәүрүз» Төньяк Кавказ халыклары мәдәниятенә мөрәҗәгать итте.

«Дагыстан, Чечня Республикасы, Кабарда-Балкар республикасыннан шактый театрлар безнең идеяны хуплап алды. Һәр фестивальгә без гадәттә хедлайнер чакырабыз. Быелгы хедлайнер - Драма сәнгате мәктәбе һәм Мәскәүнең «Et Cetera» театры. Шушы еллар эчендә безгә бик күп театрлар килде. Фестиваль Россиянең театр картасында зур әһәмияткә ия», - дип саный Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

Драма сәнгате мәктәбе «Нәүрүз»гә инде икенче мәртәбә килә. Узган фестивальдә театр Драма сәнгате мәктәбенә нигез салучы Анатолий Васильевның легендар «Пушкинский утренник» спектаклен тәкъдим итсә, быел Игорь Яцко куелышында «Вишневый сад»ны алып килгән.

Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, фестивальдә спектакльләрдән тыш, «Нәүрүз» фестивале йогынтысында барлыкка килгән Россия милли театрлары ассоциациясенең түгәрәк өстәле дә булачак. Чара 9 июньдә 9.00 сәгатьтә «Шәрык клубы» интерактив мультимедия комплексында узачак. «Без милли театр вәкилләрен бер-берсе белән аралаштыру өчен җыябыз. Ассоциация театрларга белем бирү программаларында ярдәм итә ала», - ди Фәрит Бикчәнтәев.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина…
26.08.2026
«Уйнагыз, гармуннар!» республика фестиваленең быелгы үзенчәлекләре белән таныштырабыз
«Уйнагыз, гармуннар!» республика фестиваленең быелгы үзенчәлеклә…
25.08.2026
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
24.08.2026
«Милли кунакханә»дә «Әйлән-бәйлән» фольклор фестивале турында сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә «Әйлән-бәйлән» фольклор фестивале турында сөйләшәбез
18.08.2026
Кул остасы Мөслимә Гаянова белән очрашуга чакырабыз
Кул остасы Мөслимә Гаянова белән очрашуга чакырабыз
13.08.2026
Арча районы «Арча читекләре» Республика этно-фестиваленә чакыра
Арча районы «Арча читекләре» Республика этно-фестиваленә чакыра
11.08.2026
Бездә кунакта – кул остасы Гүзәлия Заһидуллина
Бездә кунакта – кул остасы Гүзәлия Заһидуллина
11.08.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.