25 март - Мәдәният хезмәткәре көнендә Казанда Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать буенча совет утырышы узды.
«Театраль учреждениеләрнең тарихи әсәрләр чыгарганда фәнни-эксперт берләшмәләрне җәлеп итүе әһәмиятле. Монда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университетының әһәмияте зур», – дигән фикер белдерде Татарстанның мәдәният министры Ирада Əюпова Совет утырышында чыгыш ясаганда.
Министр шулай ук театрларның бу темада хаталары булуын да искәртте һәм бу хаталар өстендә эшләргә кирәклеген искәртте. «Болар Кол Галинең тууына 850 ел һәм аның танылган «Кыйсса-и Йосыф» әсәренең 800 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары планы кысаларында бигрәк тә актуаль», – дип саный Ирада Аюпова.
Татарстанда Фән һәм фәнни-технологик үсеш елын истә тотып оештырылган утырышта фән буларак культорология мәсьәләләре һәм мәдәният учреждениеләренең бу юнәлештәге эшчәнлеге дә каралды.
Утырышта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Əхмәдиева һәм башкалар чыгыш ясады.