Камал һәм Кариев театры базаларында һәвәскәр театр коллективлары вәкилләре өчен иҗат лабораторияләре узды. Лабораторияләрдә Лаеш, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Арча, Азнакай, Зәй, Кукмара һәм Югары Ослан районнарының һәвәскәр театр коллективларыннан 90нан артык вәкил катнашты.
Режиссура һәм актерлык осталыгы буенча дәресләрне Камал театры артисты Радик Бариев, спектакльләрнең музыкаль бизәлеше буенча – Фуад Әбүбәкеров алып барган. Камал театры артисты Артур Шәйдуллин сәхнә хәрәкәте, Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина сөйләм осталыгы буенча тренинглар уздырган.
Кунакларга Кариев театрында «Матур-City» спектакле күрсәтелеп, аның барышында режиссер Ренат Әюпов белән әсәрнең төп сәхнәләре буенча фикер алышынган. Режиссер һәм драматург Рәмис Нәҗмиев үткәргән дәрестә үзешчән театрларның репертуар проблемалары күтәрелгән.
Чираттагы дәрес 31 мартта Тинчурин театрында һәм 5 апрельдә Казан ТЮЗында үтәчәк. Һәвәскәр театрлар өчен иҗади лабораторияләрне республиканың 11 профессиональ театры үткәрә.