2-7 август көннәрендә Казанда «Тормыш стиле – Мәдәни код» дип аталган халык һөнәрчелеге һәм гамәли-декоратив сәнгать Этно-Fashion фестивале узачак. Ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан хөкүмәте тарафыннан этнодизайнерларның Евразия ассоцияциясе теләктәшлегендә гамәлгә куела. Чараны оештыручылар булып Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татар мәдәни ресурс үзәге, «Мирас һәм традицияләр» дип аталучы халык һөнәрчеләре һәм рәссамнар берләшмәсе тора.
Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән 300гә якын халык һөнәрчелеге оешмалары, гамәли-декоратив сәнгать осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, модельерлар, иҗади берләшмәләр катнаша. Шулай ук Азиядән һәм 6 БДБ илләреннән дә кунаклар көтелә.
Чарала төрле осталык дресләре, фикер алышулар, күргәзмәләргә бай була. Анда шулай ук осталар ярминкәсе, төрле дизайнерларның кием коллекцияләрен күрсәтү дә каралган. Әлеге фестиваль - төрле милләтләрнең иҗди берләшү мәйданчыгы да. Фестиваль кысаларында «Хәзинә» милли галереесендә 2-14 август көннәрендә «Мирас һәм традицияләр» дип исемләнгән сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә эшлиячәк.
2-7 августта Кабан күле буенда исә зур этномаркет та оештырылачак. Биредә Россиянең 30 төбәге һәм якын чит илләрнең халык өсталары, һөнәрчеләренең эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Этномаркетта тәүге тапкыр Ингушетия, Чувашстан, Удмуртия, Саха-Якутия республикалары, Чиләбе, Липецк, Пенза өлкәләре вәкилләре катнаша.
Россия халыкларының этник музыкаль мирас фестивален исә 2-7 августта Казан Кремлендә карарга мөмкин булачак.
2-5 августта Казан кремленең «Милли кием театрында» Россия төбәкләре һәм якын чит ил дизайнерларының кием коллекцияләрен күрсәтү узачак.
4 августта фестиваль кысаларында хәзерге заман мәдәниятендә милли эпосны саклау һәм таныту проблемаларына багышланган халыкара конференция узачак.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматне биредә алып була.