Май бәйрәмнәрендә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында «Милли костюм театрының» чыгышлары тәкъдим ителде. Изольда Сахарова җитәкчелегендәге «Мисс Татарстан» бәйгесендә катнашкан модельләр XIX гасырдагы һәм бүгенге көндәге заманчалаштырылган татар милли киемнәрен күрсәтте. Киләчәктә мондый чаралар туристлар өчен даими рәвештә үтәр, дип ышандыра оештыручылар.
Биредә милли кием коллекцияләрен сатуны оештырып, шоурум да ачып җибәрмәкчеләр. Шуңа да алга таба бу урын туристларны җәлеп итү үзәкләренең берсе булачак, дип ниятләнә.
Милли костюмнар белән 1, 2, 3, 7, 8, 9 май көннәрендә танышып булачак. Чара 15:00 һәм 19:00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 250 сум, ташламалы билет (пенсионерлар, студентлар, балалар өчен) — 150 сум. «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының 1 подъезд бинасы.