Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Камал театрының архитектура концепциясенә бәйгегә тәкъдимнәр кабул итү тәмамлана
Камал театрының архитектура концепциясенә бәйгегә тәкъдимнәр кабул итү тәмамлана

Камал театрының архитектура концепциясенә бәйгегә тәкъдимнәр кабул итү тәмамлана

03.02.2022
#Вакыйгалар

3 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясенә багышланган Ачык халыкара бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы сайты. 

Финалга чыккан 8 команда әгъзалары 3 ай дәвамында Камал театрының Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Кабан күле ярында урнашачак яңа бинасының проектлары өстендә эшләде. Архитекторлар функциональ биремгә туры китереп, барлык пунктларны да исәпкә алырга тырыштылар: театр труппасы өчен кирәкле бүлмәләр санын, сәхнә, репетиция заллары һәм оркестр чокырларын, өстәмә белем бирү һәм перформатив киңлекләрне, шулай ук заманча комфорт һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче барлык техник бүлмәләрне дә проектларына керттеләр. Моннан тыш, конкурсантлар яңа бинаны шәһәр ландшафтына яраштырып кертүне һәм театрга керү юлының уңайлы урнашуын, җәмәгать транспорты тукталышларыннан җәяүлеләр агымы юнәлешен, район буенча хәрәкәт итүнең мөмкин булган сценарийларын, автомобиль кую урыннарын, биеклек буенча чикләмәләр һәм җир асты суларының дәрәҗәсен, ел фасылларының алышынуын, бинаның тышкы кыяфәтен һәм башка бик күп нәрсәләрне уйга алдылар.

Хәзер финалистларга бәйге нәтиҗәләрен игълан итүне генә көтәргә кала. 2022 елның 15 февралендә экспертлар советы утырышы узачак, аның составына республиканың күренекле дәүләт һәм театр эшлеклеләре керә. Бәйгенең эксперт советы рәистәшләре – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри һәм эксперт советы әгъзаларының тулы исемлеге белән бәйге сайтында танышырга мөмкин.

16 февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык бәйгенең финалын онлайн трансляциядә карап була. Җиңүченең исеме 17 февральдә матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Төп приз өчен 8 консорциум катнаша:

Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания).

Аларның танылган проектлары: Казандагы Түбән Кабан күле яр буе (Россия), Валенсиянең Үзәк паркы (Испания), Ослодагы Норвегия милли опера һәм балет театры (Норвегия).

Metropolis (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия), Miriada Group (Казан).

Аларның танылган проектлары: Севастопольдә опера һәм балет театры (Россия), Пусан кино үзәге (Көньяк Корея), Кемерово шәһәрендә музей-театр комплексы (Россия).

«Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы

Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия)

Аларның танылган проектлары: «Алматаның 1000 еллыгы мәйданы» (Казахстан)

«Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскәү), ZARF architects (Казан).

Аларның танылган проектлары: «Кудыкина гора» табигать паркының кунакчыллык Үзәге (Россия), «Гараж» заманча сәнгать музее бинасы (ОМА белән берлектә, Россия).

«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан)

Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан).

Аларның танылган проектлары: Кабан күле яр буен төзекләндерүнең II чираты (Россия).

Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия), «Архитектор Бакулин Герман Алексей улының шәхси иҗади остаханәсе» (Казан, Россия).

Аларның танылган проектлары: «Станиславский» электр театры (Россия), Дариюс Мийо ис. Консерватория, Безансондагы сәнгать һәм мәдәният Үзәге (Франция).

«ПРАЙД» иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания).

Аларның танылган проектлары: Бакуда Гейдар Алиев Үзәге (Әзербайҗан), Гуанчжоуда Опера театры (Кытай), Чанша Мэйсиху Халыкара мәдәни үзәге (Кытай).

Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум

Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия).

Аларның танылган проектлары: Dubai Expo 2020 (БГӘ) җәмәгать киңлекләренә керү өчен углерод җепселеннән порталлар, «Урбан» Бизнес-үзәге (Россия).

 

Исегезгә төшерәбез

Бәйге 2021 елның 23 июлендә старт алды. Ноябрь аенда Казанда финалга чыккан 8 команда өчен семинар узды, һәм алар үз проектлары өстендә экспертлар белән тыгыз элемтәдә эшли башладылар. 12 һәм 14 гыйнварда онлайн форматта финалистлар эшенең башлангыч нәтиҗәләрен тәкъдир итттеләр, анда архитекторлар инде башкарылган эшләре буенча экспертлардан кире элемтә һәм киңәшләр алдылар.

Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы буенча үткәрелә. Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Бәйгенең операторы – «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе. Бәйгенең кураторы – creeptone media продюсерлык компаниясе.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - этномузыкант Руслан Габитов
14.05.2025
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән…
29.04.2025
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре…
29.04.2025
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
25.04.2025
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
23.04.2025
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
21.04.2025
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
14.04.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.