11 декабрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Идел-йорт – 2023» ХХІІІ төбәкара театр коллективлары конкурсында Гран-прига ия булган спектакль күрсәтелде. Шулай ук чарада конкурста җиңүчеләр дә бүләкләнде.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та катнашты.
Быел конкурсның төп җиңүчесе – Гран-при иясе дип Баулы районы халык театры билгеләнде. Алар Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклен сәхнәләштергән. Камал театрында узган кичәдә тамашачылар әлеге спектакльне дә тамаша кыла алды.
Җиңүчеләр исемлеген астарак урнаштырылган файлда табып була.