«Милли кунакханә»дә очрашуларны дәвам итәбез.
Дөньяга танылган Иж-Буби мәдрәсәсе, җырларда җырланган Салагыш болыннары, бихисап күренекле шәхесләре белән дан тоткан Әгерҗе районы Казан тамашачысына «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында «Төньяк йолдызым син - Әгерҗем» дигән тамаша тәкъдим итә.
Студия кунаклары – Әгерҗе районы Башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлназ Джаметова һәм «Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» директоры Чулпан Нурмөхәммәтова 19 октябрь, 13.30 сәгатьтә бу хакта тулырак бәян итәр.
Күрми калмагыз. Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.