8 февральдә илебез Фән көнен билгеләп үтә. Ул 1999 елдан Россия Президенты фәрманы белән һәр елны үткәрелә торган бәйрәм дип игълан ителде.
Һәм бу очраклы түгел. Нәкъ менә 8 февраль көнне император Петр I фән үсеше турында указ чыгара. Нәтиҗәдә, Россиядә Фән һәм сәнгать академиясенә нигез салына.
Әлеге датаны без дә билгеләп үтәргә булдык һәм студиягә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллинны чакырдык. Татарстанда фән үсешенә бергәләп күз салырга сезне «Милли кунакханә»гә 8 февраль 11.00 сәгатьтә чакырабыз. Галим телендәге кадерле, саллы сүзләрне бергәләп тыңлыйк.
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.