Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Чирмешәндә ЭтноГүзәллек бәйгесе үтте
Чирмешәндә ЭтноГүзәллек бәйгесе үтте

Чирмешәндә ЭтноГүзәллек бәйгесе үтте

24.11.2021
#Вакыйгалар

Чирмешәннең район Мәдәният йортында Беренче ачык район «Чирмешән ЭтноГүзәле-2021» матурлык һәм нәзакәтлелек бәйгесе үзды. Анда 15 гүзәл зат көч сынашты, дип хәбәр итә «Безнең Чирмешән» газетасы. Бәйгедә татар, чуваш, мордва, рус милләтләре вәкилләре катнашты. Кызларның иң яшенә - 14, иң өлкәненә 28 яшь иде.

Бәйгенең беренче турында катнашучылар үзләре белән таныштырды. Икенче биремдә кызлар жюри әгъзаларына үз халыкларының милли ризыкларын тәкъдим итте. Монда тутырма, урама, хуплу, бавырсак, шыртан, коймак, хуран кукли, авыл ипиеннән авыз итеп булды. Өченче турда исә кызлар милли туй киемнәрен күрсәтте. Катнашучыларның иҗади осталыклары белән тамашачы бәйгенең соңгы турында таныша алды – кызлар музыкаль өй эше биремнәрен тәкъдим итте.

- Районыбызда «Чирмешән гүзәле» чарасы күп еллар дәвамында үткәрелеп килсә, «ЭтноГүзәл» бәйгесен оештыру идеясе быел Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына бәйле туды. Кызлар алдында, беренче чиратта, үз милләтләренең традицияләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтү бурычы куелган иде. Бу бәйгедә милли гүзәллеккә өстенлек бирелде, - ди чараны оештыручыларның берсе Альмир Жораев

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Сосновка авылы кызы Анна Иванова табылды. Кара Чишмәдән Рәдилә Халикова һәм Яңа Элмәледән Арина Ухливанова – I һәм II вице-этногүзәлләр. Илүзә Шәяхмәтова, Асылъяр Газимова һәм Сильвия Еферова «Халык традицияләрен саклау өчен» махсус бүләккә ия булды. Алсу Минхәерова, Ксения Агеева, Валерия Миронова, Эльвина Әфләтунова, Илүсә Моратова, Алина Куркина, Диана Посадская, Вера Дәүләтшина һәм Валентина Аряшева исә бәйгедә актив катнашкан өчен бүләкләнделәр.

Әлеге чара «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында үткәрелде. «Чирмешән ЭтноГүзәле» бәйгесе киләчәктә дә уздырылачак, дип белдерде оештыручылар.

  • Чирмешәндә ЭтноГүзәллек бәйгесе үтте
  • Чирмешәндә ЭтноГүзәллек бәйгесе үтте

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Яңа 2026 ел белән котлыйбыз!
30.12.2025
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
2025 елны шагыйрә, мөгаллимә Суфия Мостафина белән йомгаклыйбыз
30.12.2025
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белән сөйләшәбезмм
Әтнә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Алсу Әскарова белә…
29.12.2025
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
Татарстаның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән 2025 елга йомгак ясыйбыз
25.12.2025
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
Аксубай төбәгендәге Хәсән Туфан елы турында язучының район музее директоры Тәгъзимә Низамова белән сөйләшәбез
24.12.2025
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
Бездә кунакта - Энҗе һәм Илфат Камалиевлар
23.12.2025
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Зәринә Хәсәншина белән очрашуга чакырабыз
19.12.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.